Каракош

Каракош

Тамызса, каты тамызыр бу дип шүрләп, карт пышан-пышан гына капкага юнәлде. Озакламый өйдән, йокылы күзләрен уа-уа, иңенә шәл бөркегән Бәрия килеп чыкты. - Ник таң тишегеннәән шаулашасыз? - диде ул, ризасыз гына. - Әтине дә үпкәләткәнсең. - Ишеттеңне? - Нәрсәне? - Кичә йорт янды. - Сөйләделәр инде кибеттә. - Сөйләделәр, имеш! Җаның бармы синең? Килеп әйләнер идең хет. Хатын булырга җыена тагы! - Карале, Рәхимҗан, синең янган йортыңда минем ни катнашым бар, һич аңламыйм. Йокымны өздең менә. Керәм дә ятам. Сүзең булса, кич әрәмәлектә көт, - диде кыз, егетнең кайгысын туп кебек баш аркылы гына чөеп.

Тэглар:

129

0