Күке төкереге
- Мин күтәргән кайгыны гына күтәрсен иде Шәрәф бәдбәхет, артыгын сорамыйм да. Яса, зинһар, әбекәй, - дип карчык янына тезләнде Онык. - Аяк астыңда туфрак булырмын. - Булма! - диде Карачутыр, усал пышылдап. - Аяк астында болай да тупрак җитәрлек. Үрән минем гыйлемгә, ал мәнем сабакларны. Син яшь нәстә, тиз аңышырсың... Карчык аның кулан эләктереп үзенә таба тарта башлагач, кыз, корт чаккандай сикереп торып, капкага ташланды. - Уйлап бак, - дип артыннан ысылдап калды Карачутыр. "Юк, юк, - дип өенә йөгерде Галия. - Шуның кара гыйлеменә өйрәнәмме соң? Аллам сакласын! Башымнан чыгарып атыйм бу начар уйларны. Мин - Акъәни баласы, мин - Акъәни каны. Актан киеним дә, ак теләктә яшим".
148
0