Зөләйха күзләрен ача
Вольф Карловичның икенче яшерен сере дә бар иде: аны хәтта бармак очларын түзә алмаслык дәрәҗәдә кычыттырып, чамадан тыш уйландырып, кешенең дөньяга килү сере дулкынландыра, кызыксындыра иде. Яшь чагында, легендар профессор Феноменовның лекцияләре белән ләззәтләнеп, ул акушерлык һәм хатын-кыз авырулары кафедрасында эшкә калырга да теләде. Әтисе тыйды, рөхсәт итмәде ( "Гомеең буе крестьян хатыннарыннан бала тудырттырасың киләме?"). Яшь Вольф әтисе сүзенә бусынды - затлы хирургия кафедрасына китте. 111 нче бит
136
0