Рәсимә Гарифуллина "Шигърияткә"

Рәсимә Гарифуллина "Шигърияткә"

Гел иҗатта булсын шагыйрьләрнең Асыл сүзле каурый каләме. Шигырь канатында барып җитсен Балык Бистәсенең сәламе. Гел канатлы булсын шагыйрьләрнең Асыл сүзле иҗат җимеше. Акыл белән, зирәк фикер белән Әйткән сүзе булсын җитешле. Илһамлы сүз канат бирсен һәрчак, Рух өстәсен, күңел күтәрсен. Шигырьләрем, җырым белән мактап, Сөеп яшим Балык Бистәсен. Бистәләрдә халкым, Чулманым бар, Шигъриятем - ялкын, ут, яшен. Сез булганга, якты минем күңел, Сез булганга, җирдә мин яшим. Сөеп яшим Балык Бистәсен.

Тэглар:

508

0