
Сиңа дигән җырым. Роза Хабибуллина
12 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 "...Ник мин бу чаклы бәхетсез?! Нигә соң миңа чир бирдең, Ходаем?!" Әле күптән түгел генә шатланып, бәйрәм итеп утырган кич искә төште. Фирүзә җыр башкарган иде... Матур очрашулар, хатирәләре җепкә тезелгәндәй күз алдыннан уза башлады: Оскар белән бергәләп дачага барганнары, гүзәл көзге урман... Кинәт, кайтканда, бергәләп радиодан тыңлаган, сөйгәне ташлап киткән Солвейгның гомер буе сагынып өзгәләнгән бәхетсез мәхәббәте турындагы үзәкләрне өзәрлек җыры искә төште. Сәлимәгә бәхетсезлек юрау булганмы?! Чәчләре агарып, карчыкка әйләнгән Солвейгның сүнмәс мәхәббәте хакына, күкләр аларга - гомерләре заяга узган карт белән карчыкка - яшьлекләрен кайтарып бүләк итә... Ул бит әкият кенә! Сәлимәнең дә гомере заяга ялгыз узса?! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РозаХабибуллина #Сиңадигәнҗырым #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Миллионтатар #Лениногорскмарафончылары
154
0