
12 нче көн "Мөгез "Рәмзия Габделхакова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
Мөгез. Кайгы аларга озакка дип килде. Киерелеп түр башына менеп утырды да, кабер суыклары бөркеп торган карашы белән өтә-өтә, өй эчендәге җан ияләрен күзәтте. Шатлык чыгып качкан йортта күләгәдәй хәрәкәтләнүче бу тере мәетләр аңа ошый иде. Кайгы тантана итте. Чакырмасалар да, хуҗалар белән бергә табынга утырды. Ашларына кара таракан булып төште. Кайгы белән уртаклашкан табынның яме, ашның тәме бетте, аның агулы карашы төшкән ризыклар тамактан үтмәде. Кайгы әрсез, оятсыз иде. Аның боз сөңгеләредәй салкын бармаклары һәркайсының күңеленә сузылды, йөрәкләрен телде-тапады, болай да кан саркып торган җаннарын умырды. Бу йорттан йокы качты, тынычлык качты, яшәү яме качты. Кайгы йорт анасын чиргә сабыштырып урынга салды, атаны хәмер шешәсенә бөгәрләп тыкты, йорттагы бердәнбер ир баланы куркак җан итте. Ана көне-төне «улым» дип ыңгырашты. Ата эчеп кайтты да, каешын алып, малайны кыйнады: «Ник энеңне ташлап киттең? Ник карамадың? Ник үзең белән урманга алып бардың?» Ә малай елады да елады. Югыйсә ул гаепле дә түгел иде. Зәкине беркемнең дә урманга алып барасы килмәгән иде. Ул үзе, киреләнеп, ялына-ялвара, аларга иярде. Ул үзе, арыдым дип ыңгырашып, аланда утырып калды. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Мөгез #Хикәя #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
173
0