М.Юныс. " АВС" хикәя

М.Юныс. " АВС" хикәя

12 нче көн - Тынычландыгызмы? - диде укытучы. - Бүген мин сезгә өч хәреф бирәм. Алфавит башындагы өч иң мөһим хәрефләр болар. - Әйтерсең апа ул хәрефләрне өеннән алып килгән. "Язарга өйрәтәм" диясе урынга ул " бирәм " диде. Укытучы кесәсеннән акбур алды да такта уртасына эре итеп өч латин хәрефен язып куйды: А, В. С. Ул чакта татарча сүзләрне латин хәрефләре белән язалар иде әле. Без дүртенчегә җиткәч кенә егерме җиде латин хәрефе урынына укырга җиңелрәк булсын дип утыз сигез билгедән торган грек алфавитыннан әмәлләнгән кириллицаны китереп керттеләр. Классташларым гаҗәеп авыр һәм мөһим эш башкарган кыяфәттә тактадагы өч тылсымлы билгене дәфтәрләренә күчерергә керештеләр. Ә мин урынымнан шуышып төшмәс өчен ике куллап парта читенә ябышкан килеш, тактага карап каттым. Әни өйрәткән " әлеп би ти сый" түгелме соң бу? Өлкән апамның китабындагы " А Б В " да "алфавит башындагы өч мөһим хәреф" түгелме икән? 141 нче бит.

Тэглар:

159

0