М. Юныс. " А.В.С." Хикәя
11 нче көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 - Безобразие! Оятсыз! Хәзер үк урамга чык та маймыл түгел икәнлегеңне раслау өчен капка аша кер! Маймыл түгеллегемне исбатлау өчен мин титаклап капкага таба йөгердем. - Тукта! Койма аша, кергән җиреңнән чык. Синең вөждансыз икәнлегеңне барлык укытучылар күреп торсын. Койма буендагы сукмактан, чыннан да, бер төркем укытучы килә иде. Вөҗдансыз икәнлегемне күрсәтү өчен мин исән калган аягым белән талпынып, коймага сикердем. Үз дәртеңнән тыш, кеше боерыгын үтәү өчен генә эшләнгән эш сүлпән чыга икән. Мин койманың ярты биеклегенә дә күтәрелә алмадым. Тагын берничә мәртәбә сикереп тә коймага менә алмагач, укытучыдан ялварып сорадым: - Булышыгыз әле. Безнең татар йоласы иң каты дошманыңа да ат сыртына менәргә булышырга куша. Бу апа андый йоланы белми иде булса кирәк: - Тәмам оятсыз икәнсең. Бер тамчы вөҗданың калмаган, - укытучы тагын бертын мине тетеп тиргәде дә кулын селтәп китеп барды. Янымнан узып баручы Югары оч малаен күргәч, шатланып киттем: - Коймага менеп булмый, кил, булыш әле, әшнә!
148
0