11 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов “Бәхет телим сиңа,әнием!"”

11 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов “Бәхет телим сиңа,әнием!"”

11 нче көн "Бәхет телим сиңа, әнием! " Синең исем күз алдына килсә, Йөрәкләргә үтә җылылык. «Әни!»диеп дәшәм, сизми калам, Биләп ала хозур-горурлык! Синең исем күз алдына килсә, Урап ала сөю-мәхәббәт. Ничек яши синдә мәңге назлар, Синең белән йөри бәрәкәт! Синең исем күз алдына килсә, Кояш булып тама матурлык. Синдәй учак булып сүнми яшәү Бу тормышта үзе батырлык! Синең исем күз алдына килсә, Бәхет телим ихлас күңелдән. Чәчәк тезәм үтәр юлларыңа, Гомер телим йөрәк түремнән, Нәшат телим бәхет күгеннән! 32 нче бит #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

183

0