Әльфия Юсупова «Печән өсте»

Әльфия Юсупова «Печән өсте»

Авылларның кызу эш вакыты, Печән җыеп, печән киптерә. Шушы чакта җыйган печәннәрен Кыш буена аны җиткерә. Җәйнең бер көне ел туйдыра ди, Авыл шуны белеп тырыша. Табигать тә аңлый шуңа күрә, Коры көннәр биреп булыша. Көнне төнгә ялгап, авыл эшли, Бер минутын әрәм уздырмый. Көннәр коры, матур торган чакта, Юкка барга вакыт туздырмый. Авылларның печән исле чагы, Тарала ул әллә кайларга. Бу исләрне алмаштырып булмый, Бернинди дә исле майларга

Тэглар:

154

0