Алинә Сафиуллина "Кояшым"
Гүзәлнең бу хакта беркем белән, хәтта апасы белән дә сөйләшәсе килми иде. Игътибарлырак булып нишлисең инде?! Артыннан ияреп йөрисеңме? «Син хәзер кайда әле?» – дип, гел белешеп торасыңмы? Әйтте ди ул сиңа! Шалтыратсаң да алмый әле ул, йә басып куя. Соңга калып кайтканда да: «Кайда йөрдең бу көнгә кадәр?» – дия алмыйсың. Сорап караганы булды инде... Җавабы күптән әзер аның: «Синең кебек хөкүмәт эшендә эшләмим мин! 8 гә барып 5 кә кайта алмыйм. Мин күп мәсьәләләрне кич хәл итәм!» Ул елны 8 Март алдыннан коллективлары белән кафега барганнар иде Гүзәлләр. Артык соңга да калып кайтмаган иде югыйсә. Энә өстендә утырган кебек утырды, болай да башкалардан иртәрәк кузгалган иде инде. Кайткач сүзе булыр дип. Алдан иренә әйтеп тә куйган иде куюын... Ә Равил барыбер өйдә зур тавыш чыгарды.
146
0