Тургай
Җиһанның серле йолдызлар белән чуарланган гөмбәзе астындагы замана бишеге Тургайны яратып - сөеп тирбәтте дә тирбәтте, ә ул ай үсәсен көн үсте, ел үсәсен ай үсте. Тора - бара ул биләвен тарсынырга тотынды, кул-аякларын аерып җибәрмәкче булып кыймылдатты, башларын як-якка боргалап, күзләре белән иркенлек эзләде, үзе генә аңлаган телдә туктаусыз мекер-мекер килде, көлеп-елмаеп җибәрде, иркенлек булмагач, маңгаен да җыермакчы булды.
148
0