
11 нче көн. #әдәбимарафон
Илдус Диндаров Торналар Күкләр биеклеген тойганым бар, Чагылышын күреп суларда. Озак карап торсаң, упкыннарга Тартып алыр сыман шул мәлдә. Бәллүр кыңгыравы чыңлагандай Яңгырады өнме-тавышмы - Ерак җирдән, әнә, сагынышып Торналарның кайтып барышы. Һай, дөньялар нинди рәхәт,иркен, Шатлык өне тибри һавада! Бер карт чыккан яз җылысын тоеп, Күңелледер бүген аңа да. "Торналарны, - ди ул, - еш каршылыйм, Бер әйләнеп кайта исәннәр. Карчык кына китте... ахирәткә... Кире кайтмас, нәрсә дисәм дә..." Боек җанның иңрәвеннән кинәт Гамьсез уйлар китте өзелеп; Күкләр биек, көннәр матур да бит, Килсәләр да кошлар тезелеп... Сөенечләр генә китерми яз, Көенечләр дә чират торалар. Яшәү кадрен белсен өчен кеше, Моң-гамь ташып йөри торналар.
Сылтамалар:
182
0