Килен

Килен

Унберенче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Күпме ятканмындыр, өшеп, калтырап уяндым. Башның гүләвенә түзәр чама юк. Карасам, ишек шар ачык. Булат юк. Сәгатькә карыйм: эшкә барырга вакыт җиткән. Артык берни уйламыйча, көч-хәл белән эшкә җыенып киттем. Дуңгыз фермасында эшләгәч, андагы аммиак исенә аңым бөтенләй ачылып бетте. Шулчак башыма барып җитте! Безгә бит ис тигән. Төнлә Булатны уятырга маташканда, ул аңсыз булган. Ә иртә белән ишек ачык иде. Димәк, Булатны кемдер алып чыккан. Кемдер дип, бианам белән каенбикәм! Күрәсең, ут янаганын күреп кергәннәрдер инде. Ә мине һушсыз көемә идәндә калдырганнар! Ярый, ичмасам, ишекне ачык калдырганнар... 74нче бит. #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларберлеге #ЗаһидәМусина #Килен #повесть

Тэглар:

130

0