Әнгәм Атнабаев

Әнгәм Атнабаев

Инде сине онытып та беткән идем, Чөнки бөтенләйгә киткән идең, Кире килмәскә дип, Мине күрмәскә дип киткән идең. Нигә кире килдең? Үкенергә, Гафу үтенергә килдеңме? Киткән чакта үкенмәгән идең, Гафу үтенмәгән идең бит. Һәм хәзер дә аның кирәге юк. Ничек булган — калсын шул килеш, Яңа яуган ап-ак кар өстенә Tәү башлап салынган юл килеш, Яңа сауган сөт шикелле пак килеш, Яңа туган бала кебек — саф килеш. Калсын, Үкенешмик, Гафу да үтенешмик, Без ятларбыз хәзер, читләрбез. Үткәннәрдән бергә килгәнбез дә Киләчәккә аерым киткәнбез. Ерак киткәнбез — Синең дә, минем дә үз тормышым, Өшегәндә кайтып җылынырга Синең дә, минем дә үз куышым. Табигатьнең усал законы бар: Бер үк язлар ике булалмый, Гөлләр, чәчәкләр дә, кешеләр дә Ике туып, ике үлалмый... Мәхәббәт тә шулай рәхимсез — Тик бер килә, ике килалмый. Кит!

Тэглар:

167

0