#Әдәбимарафон 11 нче көн. Шәмсия Җиһангирова
11 нче көн Шәмсия Җиһангирова "Хатын-кызның төрлесе бар" Көйсезнең көен көйләп, Ул теләгәнчә сөйләп, Чиста кием кидереп, Балда-майда йөздереп, Алдын да артын сөртеп, Яхшы җирләрдә йөртеп, Теләгәнен ашатып, Күбенгәнче йоклатып, Битне-күзне юмыйча, Бер утырып тормыйча, Мәңге йокы туймыйча, Көзге барын онытып, Көне-төне ут йотып, Бер тамчы наз күрмичә, Сөймичә-сөелмичә, Яшәү тәмен белмичә Яши күпме хатын-кыз! Нечкә күңел – хатын-кыз, Буй-сыны төз хатын-кыз, Затлы, сабыр хатын-кыз, Алма кебек хатын-кыз! Түзә белгән хатын-кыз! ...Килешәм: хатын-кызның бар Төлке кебекләре дә. Мең хәйлә, мәкер, хөсетлек Йөртүче эчләрендә. Елан кебекләре дә бар, Кинәттән чага торган. Машина, акча, чын ир-ат Артыннан чаба торган. Әзергә гел вәзир булып, Шәп гомер итә торган. Ирен чүпрәк кебек күреп, Аягын сөртә торган. Бала ни дә ир хакы ни – Аңа бары да чүп кенә! Яши фәкать үзен сөеп, Алладай күреп кенә. Хилаф эш-гамәләр өчен Кая үзен гаепләү?! Бар белгәне – газиз ирен Тиңе күрмәү, үз итмәү... ...“Бер яхшыга – бер яман” дип, Юкка әйтмәгән халык. Булмый шул бик җиңел генә Үзеңә тиңне табып. Бер яхшы белән бер яхшы Килешер иде дә бик... Яманны кая куясың, Алар дөнья тулы бит! #ШәмсияҖиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонд #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
142
0