11 нче көн "Кыйбла барлау" Шәмсия Җиһангирова
Ак һәм кара Бу тормышта ак һәм кара Һаман чиратлашып бара. – Кайчакта ак,кайчак кара Язмышларга тамга сала. Гел ак кына булсын, димә, Кирәктер бераз кара да, – Акның кадерен белергә, Яшәү мәгънәсен аңларга. Кара көчләр, кара төсләр Ак өстенә тап төшермәс. Ак җанлылар каралыкны Төннәрдән көнгә күчермәс. Аклык юлдаш булсын безгә Кара күлмәкләр кисәк тә... Бүгенгедән акны алып, Илтик, дуслар, киләчәккә.
132
0