Нәбирә Гыйматдинова «Онытмадым...»

Нәбирә Гыйматдинова «Онытмадым...»

11 нче көн. Повесть. 25 нче бит. «... Икенче көнне дә Тихон агай, кычкырып кына, Мәүлидәнең «посылкасы»н тапшырды. Тавык ите белән кабыклы бәрәңге тамакны ертып ук төште. Кыз өчен борчылды егет. Әгәр Мәүлидәсе Солодовның күзенә чалынса, кабих җан аңа да этләрен өстерәчәк, менә монысы Морзахан өчен чын мәгънәсендә хәсрәтнең дә хәсрәте иде. - Тихон агай, үтенәм, хатыным мине өйдә генә көтсен. Әгәр тыңламаса, өч тапкыр талак кычкырам, татарлар хатыннарын шулай аера. Ә үҗәт Мәүлидә аның боерыгын үтәмәде, нинди акчага юнәткәндер, ризык ташыды...»

Тэглар:

189

0