#Әдәбимарафон Сибгат Хәким

#Әдәбимарафон Сибгат Хәким

11 нче көн. #Әдәбимарафон Сибгат Хәким “Фазыл чишмәсе" Чылтырап аккан чишмәгә Суга дип килгән идем; Тиз генә әйләнеп өйгә Кайтырмын дигән идем. Өздереп нигә карадың, Ник тоттың чиләгемнән? Суларым түгел, ялкыным Түгелде йөрәгемнән... Кызарып янган шәфәкътән Күзләрем алалмадым; Тибрәнде телем, әйтергә Сүзләрем табалмадым. Инешкә төшкән сукмакның Читләре үлән генә; Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен Тик күрше-күлән генә. #СибгатХәким #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

166

0