Рәмзия Габделхакова   Фәрештәң булыр идем…

Рәмзия Габделхакова Фәрештәң булыр идем…

Фәрештәң булыр идем… Ниһаять, яктырды. Ни булса - шул дип, кыз әйберләрен алып, шыпырт кына ишеккә юнәлде. Ничек сизде, әллә йоклаганга сабышып кына ятканмы, Фоат та сикереп торды. -Тукта, мин сине озатам. Урамга чыккач, кыз иркен сулап куйды. Тагы бер кат өс-башын какты. - Карале, Сөеклем, бу могҗизага! Күрәсеңме, нинди матурлык? Әйттем бит, ак сиреньнәр бакчасы бу дип. Кайсы игелеклесе утырткандыр. Әмма рәхмәт аңа! Чынлап та, кай тарафка баксаң да, ап-ак күбек булып сиреньнәр чәчәк атып утыра. Кояш учында көмеш тамчылар ялтырый. Ишегалдында тоташ яшел келәм. Һәм шул гүзәллек эчендә күгәргән калай түбәсе, каралып, череп беткән такталары белән акаеп, ишелергә торган сәләмә иске йорт тора. Туй күлмәге кигән сирень куаклары төбендә буш шешәләр, саргаеп беткән кәгазьләр, ертык пакетлар ауный... Яхшылык белән начарлык шикеллек гүзәллек белән шыксызлык та гел янәшә икән. - Сөеклем, шушы ак сиреньнәрнең барысын да сиңа бүләк итәм. Өзәсем, ботарлыйсым килми, кызганыч бит. Яраламыйк, үтермик аларны, яшәсеннәр, балкысыннар, шулай бит. Әмма бүгеннән бу сиреньнәр бары синеке булачак. Сөеклем сиреньнәре! Илгиз абыйга әйтеп куям, башка беркемне якын китермәсен. Якты көнгә атлаганда күңелдәге яман уйлар, урынсыз шикләр югала, Гөлсу инде шактый кыю иде. Урамны яңгыратып көлде. - Рәхмәт, мин бик шат! – диде. Бу егет аңа ошый башлаган иде бугай. Аннары ул аның куркыныч кеше түгеллеген, бары бераз сәер генә икәнен аңлап өлгергән иде.

Тэглар:

144

0