#Әдәбимарафон Сибгат Хәким
10 нчы көн. #Әдәбимарафон Сибгат Хәким “Торыгыз, мусалар!" Кайвакыт күп төрле Уйлардан йөдисең... Килә бер җир буйлап Кычкырып йөрисем: Басуда — арышлар, Бакчада әнисләр Өлгерде, торыгыз, Торыгыз, Алишлар... Кайвакыт тынлыктан Качасың юри син... Килә бер җир буйлап Кычкырып йөрисем: Дошманнар тынмаслар, Коялар яңадан Кургашлар, торыгыз, Торыгыз, Курмашлар... Кайвакыт исним дә Чәчәкле җил исен, Килә бер җир буйлап Кычкырып йөрисем: Чәчәкләр үсәләр, Көн саен тормышта Сез кирәк, торыгыз, Торыгыз, Мусалар! #СибгатХәким #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44
161
0