11нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов “”

11нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов “”

11 нче көн "Суган үрә " .Суган үрә әни, саный- саный. Һәр суганы-дисбе төймәсе. Иреннәре дога ноктасында, Ул бит белә нәрсә теләсен. Бәхетле булыгыз, саулыкта Үтегез гомернең юлларын. Ризыкка шифасын иңдерә Әнинең саваплы куллары. Суган үрә әни саный саный Һәрбер суган-үткән еллары. Үреп бара һәрбер буынына Күңел түрендәге җырларын: "Яшәгез сез, гомер итегез сез. Күгәрченнәр кебек гөрләшеп". Тәрәзәгә күз сирпегән чакта, Безнең белән ала серләшеп. Бәйләм - бәйләм әнкәй суганнары, Тәлгәш-тәлгәш әнкәй догасы. Баш иямен әнкәм гамәленә. Хөрмәт итәм авыл йоласын. Тынма, тынма әнкәм догасы...73 нче бит #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

131

0