11 нче көн Кәүсәрия Харрасова Җырларымда кайтам туган ягыма. Үсә гөлләр,үтә көннәр.
ҮСӘ ГӨЛЛӘР — ҮТӘ КӨННӘР Таң нурлары куа караны, Җылы нурлар үбә аланны. Вакытлары узган, Умырзая сулган, — Тузганаклар бизи яланны. Сизелми дә гомер узганы, Һәр чорның үз гөле, үз гаме. Язлар инде узган, Тузганаклар тузган, — Күңел көтә җәйдән үз ямен. Вакытларны булмый озайтып, Яшәп булмый кирегә кайтып. Күкрәп үссен гөлләр, Калсын үткән көннәр Күңелләрдә шау чәчәк атып.
Сылтамалар:
127
0