Зөләйха күзләрен ача

Зөләйха күзләрен ача

Игнатов беркайчан да өстерәлчек булмады. Зифа буйлы, күренекле, тирән фикерле бу иргә хатын-кызлар үзләре күз төшереп, ошарга, күңелен яуларга тырышып йөрделәр. Әмма ул аларның берсе белән дә кушылырга ашыкмады һәм күңелен дә аздырмады. Гомере буе якыннан аралашып, йөргән хатыннары ( әйтергә дә оят) бер кул бармакларыннан артмады. Ничектер анда кайгысы юк иде. Унсигезенче елда Кызыл Армиягә язылды да шуннан китте: әүвәл Гражданнар сугышы, аннары Урта Азиядә басмачларны кырды... Әгәр Бакиев булмаган булса, бүгенге көнгә кадәр тауларда колычын болгап йөрер иде, мөгаен. Ул вакытта Бакиев Казанда зур кеше булып өлгерде: чандыр колгасар җирән Мишкадан җитди Тохтамыш Морадовичка әйләнгән иде инде: кырылган пеләш башлы, күкрәк кесәсендә - алтын пенсне. Игнатовны туган Татарстанына ул кайтартты. Ваня, әйдә кайт, диде, миңа монда үз кешеләрем бик кирәк, синнән башка никак, эшләрем бармас. Хәйләкәр төлке, ничек кулга төшерергә белгән. Игнатов бик теләп риза булды, дустына ярдәмләшү өчен туган өенә очып кайтып җитте. 92- 93 нче битләр

Тэглар:

172

0