11 нче көн "Кеше булып кал" Ләйлә Дәүләтова
Көннәр, төннәр буе тыңласа да, Чыпчык былбыл телен ота алмый, Яхшылыкны бик тиз оныта кеше Начарлыкны гына оныта алмый. Дус-ишләрем минем бик күп дисең, Сынап кара берәр анын көчен Акча яки ярдәм сорап кара Дуслыгына бәя белер өчен. Бераз биеккәрәк менә калсаң, Дус-туганнар арта тагын да Бер туктаусыз сөйли башлый Алар сине яратуы хакында. Бүрәнә дип уйлый һәркем үзен, Юкса һәрбер кеше - тик йомычка Ярдәм итәм дигән кешеләр дә Яхшылыкны эшли тик бурычка. Син узеңә читтән карап кара, Нинди икәнлегең куренсен Бер тиенсез, дәрәҗәсез калгач, Чын бәяңне шундук белерсең. ...
Сылтамалар:
181
0