З.Кадыйрова " Язмыш сынавы"
Бу дөнья без теләгәнчә генә бармый ул. Уртак тел табып аңлашыгыз. Илдус бик борчылып калды, ялгыз калдырмагыз, аның йөрәге бик начар. – Ярый, әни, син борчылма, без барысын да аңлашырбыз, син генә терел. Мин Чаллыга гына кайтып киләм, эшлисе эшләр бик күп. Бер-ике көннән килеп җитәрмен. Рөстәм белән Заһир урамга чыгып киттеләр. – Беләсеңме, Заһир абый, беркайчан беркем өчен болай курыкканым юк иде, хәзер куркам. Үз әнием үлгәч тә кайгырмадым, хәтта сөендем генә бугай, чөнки сезнең йорттан беркая да китәсем килмәде. Әлфия әни минем өчен иң изге кеше булып калды. Мин башка әниләрне дә һәрвакыт Әлфия әни белән чагыштырам. Гүзәлнең әнисен күралмыйм. Ике сүзнең берендә «юньсез Мөнирә малае», ди. Әлфия әни генә беркайчан аның турында бер генә дә начар сүз әйткәне булмады. Син дә әни кебек якын миңа. Минем гаебем юк синең алдыңда. Беләсең килсә, оят булса да әйтим, аның кулына да кагылганым юк. Өч ел инде бер түбә астында яшибез, әйләнеп тә караганым юк. – Заһир акрын гына аңа борылып карады да кабат башын аска иде. – Ул сиңа мәхәббәт, ә миңа һаман ни теләсә шуны кылана торган классташ. Мин аңа якын барырга да куркам. Әнә шул холкы харап итте дә инде аны. Күпме кешенең язмышын сындырды. Бервакыт үзгәрерме, юкмы, белмим. Ник дәшмисең? Теге вакытта да эндәшми чыгып качтың, миннән берни сорамадың, әти дә тыңламады. Көч алар ягында булды, чөнки алар туганнар, бер йодрык булып төйнәлгәннәр. Ә мин ялгыз, беркем дә килмәде, дөресме шул хәл, ник безнең туганны рәнҗетәсез, дип. Син көләрсең, мин беренче көннәрне көн дә төнлә килеп, капка төбенә утырып еладым. Ятимлек рәхәт нәрсә түгел ул, ир-егет булсаң да. Әни генә миңа яшәргә дә, бирешмәскә дә көч бирде. Исән генә булсын берүк. Әти дә бик бирешкән. Мин китим инде, бәлки иртәгә әйләнеп килермен. – Рөстәм китәргә дип урыныннан торды
145
0