Сиңа дигән җырым. Роза Хабибуллина
11 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Ял көне иде. Галия газ миченә өчпочмакларын куйды да, сәгатькә караштыргалап, зал ягындагы өстәлне сузып, ак эскәтер җәйде. Аларда кунаклар еш җыела: дуслары, курсташлары, хезмәттәшләре, авылдан ике яклап та әти-әниләре, туганнары, шуңа да Галия өчен кунак каршылау - гадәти хәл. Шулай да бүгенгесе башкачарак. Әни кешенең күңеле бик тыныч түгел иде. Кем булыр бу кунак? Илшаты кебек мәрхәмәтле, көчле рухлы, әхлаклы булырмы? Өчпочмакларның йөзләре килгәнен күреп, Галия сәгатькә карады. Борчылырга да өлгермәде, "кунак" белән Сәлимә кайтып та керделәр. Озын буйлы, калын җилкәле егет янында Сәлимә кеп-кечкенә күренде, Галиянең йөрәге чеметеп куйды. "И сандугачкаем, кошчыккаем! Бәләкәчем!" дип, баласының киләчәге өчен борчылудан үзәге өзгәләнде... "Бәхеткәе булсын, Ходаем!" Егет Галиягә Сәлимә белән бергәләп сайлаган бик матур чәчәк бәйләме бүләк итте. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РозаХабибуллина #Сиңадигәнҗырым #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Миллионтатар #Лениногорскмарафончылары
139
0