11нче көн. Гөлсимә Зиннәтуллина. Бакчага йөрү файдалы.

11нче көн. Гөлсимә Зиннәтуллина. Бакчага йөрү файдалы.

Бакчага йөрү файдасы Гүзәл белән Ләйсән бергә Бакчага йөри хәзер. Әгәр берәр сорау бирсәң, Җаваплары да әзер. Шигырьне дә ятлый алар, Җырлар да өйрәнәләр. "Биергә дә өйрәттеләр",- Дип алар сөйләнәләр. Ком белән дә уйный алар - "Ботка" да пешерәләр. Уенчык табаларыннан "Табикмәк" төшерәләр. Пластилиннан аю, бүре Сыннарын катыралар. Кәгазьдән кораблар ясап, "Диңгез"гә батыралвр. Бакча бит ул нәниләрне Күп нәрсәгә өйрәтә. Җырлата да, биетә дә, Әкиятләр сөйләтә. Бакча кирәк мәктәпләргә Әзерләнеп барырга. Тормыш дигән гүзәл илгә Үз юлларын ярырга!

Тэглар:

127

0