Каракош

Каракош

Малай ялгышты.Сибгатулла Һашияне упкыннан араларга җыенмый, утка басып, сайлауга әзерләнде. Авылда ирдәүкәнең югалуын бик тиз сизделәр. Хисапчы иде шул Карга, каш өстендәге күз иде. Кияүдәге сеңлесе көн саен аныэ йортын бер килеп әйләнә, көн саен: - Апаны күрмәдегезме, кайтмадымы ул? - дип, Рәхимҗаннарны тинтерәтә иде. Тавык-чебеш ишегалдына керсә дә, чәр-чәр кычкырышкан күршесенә әнкәсе ярдәмгә ташланды, әз генә бушады исә аның терлек-туарын ашатты, идәнен юды, казан астында ут үрләтте. Авыл кинәт гаип булган Карганың ләчтитен сатып шаулап алды да тынды, ә бу уйламый да, ике йорт арасында чаба бирә! Әлбәттә, Сибгатулла моны өнәмәде. Атасының бүтән тәүфыйклы песи ролен башкарасы юк, хәзер үзенең элеккеге Сибгатлегенә күчеп ята, вакытлыча гына бушаткан зәһәрен кире эченә төйи иде. - Җөрмә анда, ана эт, тукта, - диде ир, хатынына җикеренеп. - Каргаң мужыт мәеттер инде.

Тэглар:

127

0