Күке төкереге
- Онык, Онык! Буа ташып күперне агызган ди! Разбу-уй, күпер аккан! Сине алырга укилүче Гыйлемдарың да аты-ние белән суга баткан, ди! Разбу-уй, баткан! Галия озын ак күлмәгенә абына-сөртенә капка төбенә чыгып басты. - Кем әйтте?! Гыйлемдар исәнме?!- Әнәтерәк Шәрәф күргән. Халык шунда чаба, ди. Нәсә терәлеп каттың, бар, син дә су төбеннән киявеңнең гәүдәсен эзләш! Буа ташу уен эш түгел иде. Галиянең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. Шәрәф, кабина ишеген ачып: - Әйдә, утыр, мин дә шунда барам, - дигәч, әз генә дә икеләнеп тормады, ашыга-ашыга утыргычка үрмәләде. Бу мизгелдә ул бернәрсә дә тоймый, күрми, ишетми тде. Машина ярсу ат сыман бар көченә алга ыргылды, тәгәрмәчләр җиргә тимәде дә бугай. Менә очып кына авыл уртасына җиттеләр, менә аргы очка таба борылдылар. Нәрсә бу?! Нәрсә?! Буа ташымаган, күпер акмаган бит! - Кая алып барасың мине, явыз, туктат, машинаңны! - дип илереп кычкырды кыз. - Туктат, сикерәм! Шәреф авызын кыйшайтып көлде. - Ишеген ачалсаң , сикер. Үзең утырдың, мин көчмәдем, әйкәй шаһит.
131
0