М.Юныс. " А.В.С." хикәя
10 нчы көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Кыңгырау чылтыраганда мин урамда идем әле. Ишегалдында төркем-төркем җыелышып сөйләшеп торган укучы балалар кыңгырау тавышын ишетү белән класс бинасына ташландылар. Мин нәкъ шул бина тирәсеннән узып бара идем. Арада биек такта койма булмаса, мин шул балалардан калышмый идем. Ә болай, капкага кадәр йөз адым чамасы барып, ишегалдына кергәч, койма буеннан бина янына кадәр кире йөз адым әйләнеп кайтырга кирәк. Ике йөз мизгел исраф китәсе вакыт. Ике йөз атлам әрәмгә түгеләсе көч... Җир шары - планетада яшәүче адәм балаларыныкы. Нигә инде аның мәһабәт киңлеген койма, киртә, чик белән бүлеп тарайтырга? Киңлекне коймалап дөньяны тарайтучыларны без, малайлар, чын күңелдән нәфрәтли идек. Нәфрәт йөзеннән коймага, киртәгә, чиккә әһәмият бирмичә, без үз юлыбыздан, турыга йөри идек. Мин урам уртасына чыгып йөгереп килдем дә коймага сикердем... Аягым җиргә тигәнче мин, билгеле, бер мизгелгә кемнеңдер йомшак җилкәсенә кунып алдым... Койма буендагы сукмакта сыдырылган теземне уып утырганда, миннән дә ныграк курыккан укытучы апа мине эт урынына сүгә иде: - Безобразие! Хулиган! Кайсы класстан син? Мәктәпкә йөри башлаганчы ук әтием миңа политбелемемнең беренче сүзләрен өйрәтеп өлгергән иде инде: - Эшче-крестьян классыннан!
129
0