Рәсимә Гарифуллина "Адашкан" 10 нчы көн #Әдәбимарафон

Рәсимә Гарифуллина "Адашкан" 10 нчы көн #Әдәбимарафон

Рәсимә Гарифуллина "Адашкан" 10 нчы көн #ӘдәбиМарафон Рәсимә Гарифуллина Ялкын ярлыкамый (Пролог) Рәхәт бер дулкынлану йөрәккә көч өсти, бәхет хисе тудыра. Моның изге урында җыела алу шатлыгыннан туган якты хис икәнен тоялар. Бүген күңелләрнең бер-берсенә ныграк якынайган, үпкә- әрнешләрдән арынган, җаннарның гөнаһлардан чистарынган көн икәнен һәм аның кадерен белергә кирәклеген аңлыйлар. Төбе Тауга сәлам биреп, бөтен көченә кычкыртып узган пароход тавышына да игътибар итмичә, теләкләр телиләр. Ландышның: - Ак пароход, мине дә үзең белән алып кит әле! - дип, кулъяулыгын болгап йөгерүен күзәтәләр. Гөнаһсыз сабыйның эчкерсез гамәле кайчандыр Аймараның пароходлар артыннан шулай йөгергән вакытын, тиле яшьлеген хәтерләтә...158 нче бит #РәсимәГарифуллина #Ялкынярлыкамый #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АкБүреНәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

140

0