#Әдәбимарафон 10 нчы көн. Шәмсия Җиһангирова
10 нчы көн Шәмсия Җиһангирова "Алты гына дистә" Сорагыз сез, сора, безнең яшьне, Тартынмагыз һич тә. Алты гына дистә әле бары, Алты гына дистә! Көн уртасы әле гомерләрнең, Авышмаган кичкә. Алты дистә йөгереп үткән бары, Алты гына дистә! Буй-сыныбыз кызлар көнләшерлек! Кулдан килә эш тә. Күпкә санамагыз, күп түгел ул - Алты гына дистә! Күзләребез очкын чәчә әле, Дөрли җанда хис тә. Алты дистә гомер үткән бары, Алты гына дистә! #ШәмсияҖиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонд #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
122
0