
Унынчы көн Фәнис Яруллин «Кемдер өчен» #Әдәбимарафон
10 нчы көн Фәнис Яруллин «Кемдер өчен» #Әдәбимарафон Онытмассың диеп өметләнмим, Онытырсың хәтта төсемне. Башка хисләр бик тиз күмеп китәр Ялгыш кына күргән төшеңне. Онытырга теләмәгәндә дә Оныттыра торган сәбәп бар: Икебезне ике төрле итеп Күрсәтә шул безнең сәгатьләр. Сәгатьләрне дөресләп тә булыр, Тик «дөресләп» булмас вакытны. Кемдер өчен тәүге сөюләр бит Кемдер өчен була актыккы. 2002 нче ел .#әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АОТатмедиа #Таттелеком #44
136
0