Габдулла Тукай
Йокы алдыннан Гафу әйлә, кичер мине, ходам җаным, Бик еш була кәҗәләнеп җылауларым; Кайсы чакта артык шаян булып китеп, Берчак юктан гына ямансылауларым. Кичрелсәче, тәңрем, бәгърем әти, әни, Дәү әнием, апайларым, бабай, әби; Хозурыңда гәүһәр яшем түгеп телим, Кабул әйлә, тәңрем, әле мин бик "нәни". Йокымда да күрсәтмәгел яман төшләр (Аннан куркып уянгалыйм һаман кичләр); Иртә белән мин торганда, матур булып, Гөрләп торсын шытыр-шытыр янган мичләр. Һәм бер эшне әнкәемнең иснә төшер, Дисен аңар бер фәрештәң: "Коймак пешер!" Иртә белән коймак ашап чәй эчкәчтән, Тәңрем, сиңа кыйлырмын мин меңләп шөкер. Иртәгә көн матур булсын һәм бик аяз, Бакчабызда төрле кошлар бирсен аваз; Шаян энем курчакларга тимәсен лә! — Бигрәк монсын изге ләүхелмәхфузга яз! #ГабдуллаТукай #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапнәшрияты #Таттелеком
94
0