Күке төкереге
Хатын ислемай исләре сеңеп беткән ак күлмәкне сандыктан тартып чыгарды. Кытыршы куллары белән сыйпый-сыйпый кызышкан яңакларына тидерде. Ефәк, егерме ел үтсә дә, һаман ефәклеген саклый: йомшак һәм нәфис иде. "Ишегалдына чыгарып элим, язгы кояш нурларында кипсен", - дип торып басты ул, һәм шунда күзе тәрәзәгә төште. Газизә карчык, Шәрәфне яртылаш җирдән сөйрәп, капкадан чыгып килә иде. Кояшта җылынырга өстери. Сөякләрен җылыта. Әле боз салкыны җилегенә үтмәгәндер. Җилегенә үткәч, кул-ачягын бөгәрләтеп эссе мунчага тыксаң да җылыта алмас! "Җитәр, Онык, булышма гарип белән!" - диде эчтән ниндидер әрнүле тавыш. Бу - Акъәни тавышына да, үзенекенә дә ошаган иде. "Авызына су капмый, үләр мөгаен", - дип сөйләгәннәр иде кибеттә хатыннар. Әнә утыра бит әле, шайтан таягы, күз алдында чекерәеп утыра! Чалшайган авызыннан селәгәе агып изүенә тама. Ярабби, бу да кеше исеме күтәреп йөрде, аның кабахәт бан икәненә беркем дә ышанмады, ахрысы. Аны күптән җир йотарга тиеш иде югыйсә!
147
0