![Разил Вәлиев](/image/n/6609c4f2c52fad24cd7065f4/1720640606567l1.webp)
Разил Вәлиев
Яшьләрне бит галәм кызыктыра, Кызыктыра мода,рок-н-ролл. Озакламый салып куярбыз күк Өй янына кадәр такыр юл. Бөтен нәрсә жирдә җитешмени!- Күзләребез күккә төбәлгән. Ә җир безгә, ятим бала кебек, Гаҗәпләнеп карый түбәннән. Безнең өчен урман- ял урыны, Алып бара анда машина. Кайвакытта, гидка ияреп без, Чыккалыйбыз авыл башына. Исәплибез бүген көн буена: Ракеталар күпме юл узган, Булмаганмы давыл Меркурийда, Атмаганмы вулкан йолдызда... Без төп-төгәл әйтеп биралабыз Йолдыз белән йолдыз арасын. Ачтык әнә музей ,күргәзмәләр- Үткән буын килеп карасын. ...Картлар йөри шәһәр урамында, Моңсуланып,җиргә сыенып, Йөри алар,кибет саен кереп, Ипи муллыгына сөенеп.
127
0