Каракош
Сибгатулла Бикмуллин скла мөдире иде. Ул складка ниләр кергәнен һәм ниләр чыгып киткәнен Кәҗә кушаматлы колхоз рәисе Газизуллада аңышмады хәтта. Я саен, пардан ат җигеп, Сибгатулла урланган мал-мөлкәтен сатар өчен җиде чакрымдагы базарга ашыга иде. Сыкты дөнья маен мөдир! Кикергәнче ашап, күз кабагы шешенгәнче эчеп, тормышның эчен актарып яшәде. Склад белән генә чикләнсә икән Сибгатулла, авылга да тулаем баш иде. Кәҗәне сакалыннан тотып, теләсә кайсы уңга, теләсә сулга борды, тегесе юаш иде, карышмады, гел аның җырын җырлады. Ә мәктәптә, урамда Рәхимҗан патшалык итте. Атасыннан кимен куйсынмыни малай! Теләсә, иптәшләрен суктырды, теләсә, баш идерде, яшьтиләр аның кул катысын татымас өчен ничек тә ярарга тырыша иде. Тик менә кыз-кыркын... Теше үтмәде бит шуларга Рәхимҗанның, үтмәде! Чәчби халкы аңырдан шөлләми,Ю ул күренүгә, йөзләренә үтеңне сытырлык җирәнгеч кыяфәт чыгара, әрем тәме сеңгән беләк буе телләре исә елан агуына тиң иде.
121
0