
Салиха Гаязова "Әнкәемнең яран гөлләре"
10нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Җиде тәрәз.Тәрәз төбе саен Әнкәемнең яран гөлләре. Ел әйләнә, язын-көзләрен дә Шау чәчәктә тәрәз төпләре. Җиде тәрәз. Җиде баласыдай Сулар сибеп назлый гөлләрен. Тәрәз саен олы юлны кузләп Безне көтеп утә көннәре. Җиде бала әнкәм йөрәгендә Тәрәзәдә әнә күзләре. Бүген китсәк, бүген көтә башлый Шундый инде ана йөрәге. Җиде тәрәз. Тәрәз төпләрендә Әнкәемнең яран гөлләре. Шушы гөлләр ямьләсеннәр иде Озак еллар тәрәз төпләрен. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #СалихаяГаязова #Әнкәемнеңярангөлләре #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
136
0