Килен
Унынчы көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Артык җиһаз юк - өстәл, диван, шифоньер. Күп тә кирәкми. Һәр әйберне үземчә матур итеп тезеп чыктым. Савыт-сабаларны урнаштырдым. Шуннан соң үзем җыеп, үзем ясаган җиләк кайнатмасын өйдәге баздан күчердем. Монысы мине аеруча куандыра. Ниһаять, кайнатма ашый алам! Бианам ашатмый имзалады бит! Ә кайчак шулкадәр баллы берәр нәрсә ашыйсы килә. Кунакка, ди дә яшерә. Кунак килмәсә дә, кайнатма кими. Әллә миннән яшереп ашый, әллә кешегә тарата. Шуңа аптырап, үзем кайнатып алдым. Шул ике банканы, әй, кадерләп кенә, чоланыма утыртып куйдым! Мондый бәхетне бернәрсә бозмас кебек иде. Әмма артымнан бианам килеп керде. 68 нче бит. #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Таттелеком #ЗаһидәМусина #Килен #повесть
109
0