Зөләйха күзләрен ача
Аның артыннан баручы чанага күз салу да авыр Игнатовка. Бер караганда, ну үтерде, ди, мужикны, хатынын ирсез калдырды, ди. Бер генә тапкыр булмады бит инде мондый хәл. Бу очракта ир үзе гаепле булды. Котырып, балта белән безгә ташланмасын иде. Башта бит юл гына сорарга иде исәп... Шулай да Игнатовны ниндидер күңел болгаткыч, эчтәге хисләрне суырып ала торган бер нәрсә бөтереп алды. Җәлләүме? Бу хатын бигрәк кечкенә, артык нечкә инде. Бите ап-ак, үзе нәфис - ак кәгазьдән ясалган дип белерсең. Күренеп тора: юлда чыдамас. Ире белән бергә үтә алган булыр иде, мөгаен, ә берүзе... Болай булгач, Игнатов ирен генә түгел, үзен дә үтергән булып чыга түгелме? 90 нчы бит
141
0