10 нчы көн Ләбиб Лерон "Юл читендә"

10 нчы көн Ләбиб Лерон "Юл читендә"

Әллә кайнанасы, әллә каенсеңлесе Рәфидә котырттымы, әллә берәрсе «Малаең бер дә үзеңә охшамаган!» – дип шаяртып әйттеме шунда, ару гына барган җирдән кинәт: «Малай минеке түгел!» – дип чыгымлый башлады Фидаил. Баштагы мәлләрдә ара-тирә – бәйрәм-сәйрәмдә генә капкалаган ире тора-бара көн саен эчеп кайтуны гадәткә кертте. Уллары туганчы да, икесе дә көтеп алган шатлык төенчеге Вәсим унбер ай дигәндә тәпи йөреп киткәч тә, яше тулуга аны сөннәткә утырткач та, сабый исәя төшеп, инде 3 яшенә җиткәч тә моңарчы хатынына кул күтәрүне белмәгән ир заты көннәрдән бер көнне кинәт кенә моны көндәлек бер шөгыльгә әйләндерде. Хәтта идәндә егылып яткан хатынына вакыт-вакыт типкәләп алудан да тайчанмады. Икенче баласы вакытыннан алда төшкән Ләйсирәгә табибның: «Бүтән балагыз булмаячак!» – дигән сүзләре хөкем карары кебек яңгырады. Шул хакта ул Фидаилгә әйткән иде, исерек ирнең тамчы да исе китмәде: «Әрәмтамаклар үстереп бер-кемнең дә баеганы юк әле!» – дип кенә җибәрде...

Тэглар:

188

0