
10 нчы көн. #әдәбимарафон
Гакыйль Сәгыйров Була кайчак... Була кайчак шундый авыр миңа, Чыгар сыман яшем атылып. - Тешем кысам... әле тешләр таза - Чатнаса да очмый ватылып. Ярый әле ачы кайгы яшен Йотып җибәрерлек күзләр бар. Маңгаемнан каен бүрәнәдә Уелып-уелып калган эзләр бар... Кайгыларым нур үтмәслек итеп Як-ягыма койма коялар,- Ярый әле шушы каберлектән Коткарырлык якты хыял бар... Була кайчак шундый авыр миңа, Күкрәгемә сыймый йөрәгем. Нигә тудың, нигә яшисең?- дим, - Бу дөньяда бармы кирәгең? Була кайчак...
173
0