Фәузия Солтан "Хәтер"

Фәузия Солтан "Хәтер"

Әдәбимарафон 10 нчы көн Шаулы яшьлек күптән ерак калды. Кичләр нурлы моңга күмелде. Кире кайтмас яшьлек, аккан сулар Үткәннәрдән хәтер китерде. Яшлек еллар, олы бер моң булып, Әле дә колагымда чыңлыйлар. Сикәлтәле гомер юлларында Җырлар күңелемдә тынмыйлар. Бу гомернең озын юлларында, Кайсы тарафларда йөрсәк тә, Илдә узган еллар, яшьлек дуслар Сакланырлар мәңге йөрәктә.

Тэглар:

188

0