10нчы көн. Сания Әхмәтҗанова. Парлы гомер.
Парлы гомер Зәңгәр күктә уйный пар күгәрчен, Пар аккошлар йөзә күлләрдә. Бер-берсенә сыенып үссә генә, Шаулап чәчәк ата гөлләр дә. Сыерчыклар бала очырганда, Ни куаныч, күзләр тимәсен! Кошларга да әти-әни булу Көтеп алган шатлык, күрәсең. Табигатьтә язын — туйлар чоры, Һәр бәхетле җанның пары бар... Алтын көзгә керә җитәкләшеп Тигез гомер иткән парлылар... Парлыларның сабырлыгын язмыш Сыный икән, әйдә, сынасын. Парсыз итеп кенә яратмасын Бу дөньяга адәм баласын. ...Парсыз булу бәхетсезлек түгел, Парлы ялгыз булу язмасын.
137
0