Сиңа дигән җырым. Роза Хабибуллина

Сиңа дигән җырым. Роза Хабибуллина

10 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Юлда бераз сөйләшми бардылар. Оскар радиоалгычны көйли башлады. Кайсыдыр дулкыннан таныш моңнар агылганын ишетеп, Сәлимә сораулы караш белән Оскарга борылды:"Шуны калдыр!" Эдвард Григның "Пет Гюнт" операсыннан Сольвейг җыры иде бу... Мәхәббәт турындагы җырларның җыры - күңелләрне уятырлык, иркәләрлек, елатырлык, моңландырырлык... Әллә нинди космик моң, сагыш бар бу көйдә - дөньядагы барлык гашыйкларның сөю көчен үзенә сыйдырган моң... Йөрәкләре ташка әйләнгәннәре дә тетрәндерерлек... Сәлимәнең кояшлы иртәдәй якты йөзендә сөйгәнен югалткан Сольвейгның моңы, сагышы, искиткеч гүзәллеге, сафлыгы, тиңсез мәхәббәте чагыла иде... Икесе дә бүген уйланганнардыр. Егетнең кыз турындагы фикере ныгыды: акыллы, үз кадерен белә, горур, нечкә күңелле. Мондый кызлар сирәк... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РозаХабибуллина #Сиңадигәнҗырым #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Миллионтатар #Лениногорскмарафончылары

148

0