9 нчы көн  Шәмсия Җиһангирова "Кыйбла барлау"

9 нчы көн Шәмсия Җиһангирова "Кыйбла барлау"

Әнкәм чәе Әнкәй белән эчкән чәйнең тәмен Саклыйм әле һаман хәтердә. Җан җылысы кушкан андый чәйне Эчкәнем юк башка беркемдә. Әнкәм чәе тәмен балалар да, Оныклар да татып калдылар. Шул чәй аша җаннарына шифа, Тәннәренә сихәт алдылар. “Чәй эчәбез!” дигән бер сүзеннән Иңә иде җанга җылылык. Сыналганда миңа калкан булды Әнкәм чәе биргән горурлык. Эчә идек икәү гөр-гөр килеп, Иртә-кичен, кышын, җәйләрен... Бер як кырда торсын милләтемнең Фукс бәян иткән чәйләре. ...Юк шул инде ул чәй. Әнкәм күптән Фанидан бакыйга күченде. Бүген эчкән чәйнең тәме кинәт Әнкәемне искә төшерде. Балаларым килгәч, чәй ясадым, Әнкәмнеке кебек – сөт белән. Чәй тәменә җан җылымны кушып, Сөям дигән олы хис белән. ...Олыгайдым бугай... чәйнең тәмен Тоям хәзер никтер башкача. Җан җылымны кушып ясыйм чәйне, – Әнкәм миңа серен ачканча.

Тэглар:

140

0