
9 нчы көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов “Эх, шәлең дә шәлең, әни”
9 нчы көн “Эх, шәлең дә шәлең, әни” Шәлең буйлап күңел нурың ята, Кайнарлыгы күчә иңнәргә. Күпме дога сиңа аталадыр Чит жаннардан, әллә кемнәрдән. Серле мәржаннәрне, әй, тезәсең- Гади генә шәл ул димәссең! Биграк матур инде,әни, шэлең, Кулларыңа күзләр тимәсен! Кызлар йөзен шундый серле итә- Гыйшык уты аннан сирпелә Күбәләктәй канатланып китә, Син бәйләгән шәлне бөркүгә! Шәлнең чукларыннан нурлар тама, Хәтерләтеп жәйге көннәрне. Кемнәр генә өз(е)леп мактамыйдыр, Әни, син бәйләгән шәлләрне- Бистә кызы үргән шәлләрне! 28 нче бит #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
157
0