Илсөяр Иксанова "Кайтасы иде..."

Илсөяр Иксанова "Кайтасы иде..."

9нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Кайтасы иде... Кайтасы иде әйләнеп Балачак төшләренә, Шатланып бер кычкырасы Күлгә ай төшкәненә. Зөһрә кызның чиләгенә Бер уч җиләк саласы, Чәч толымыннан бер бөртек Энҗе йолдыз аласы. Шул йолдызны җуйдым диеп Иртән үксеп елыйсы. Мине юатып сөйләнгән Яңа әкият тыңлыйсы. Дәү әнкәм җаныннан чыккан Матур әкият тыңлыйсы... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ИлсөярИксанова #Кайтасыиде #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

164

0