М.Юныс. " Занзибар зәңгәр болытлар артында"
9нчы көн #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Өй эченә көйгән май исе таралган. Ара-тирә табагач тавышы ишетелеп китә. Кайнар табага камыр акканда, май чыжлый. Бәйрәм исе, бәйрәм алды тавышы. Бәйрәм алды тантанасы... Күземне ачмыйча гына яланып алдым. Авызга су килә. Бибисараттәй пешерә торган таба ашы телеңне йотарлык була. Минем йокым да бик тәмле иде. Тагын оеп йога киткәнмен булса кирәк, Бибисараттәй юрганымны кайтарып ташлагач, бер тын ишетмәмешкә салышып яттым. - Тор инде. Бүген мшктәпкә барасы көнең бит. Майлы коймак пешердем. Тор, суынгач тәмле булмас. - Иртә бит әле, - башымны мендәрдән күтәреп, өй эченә күз салдым. Бибисараттәй мичне тартып, күмерне учакка тутырган. Тәрәзә яңакларына чигүле сөлгеләр эленгән. Бәйрәм көннәрендә генә сандыктан чыга торган матур чаршау корылган. Тантана дигән нәрсә шушы инде. - Йоклап ята торган көнмени! Тор, соңга каласың! 421 нче бит
151
0